Эчтәлеккә күчү

Казан хореография укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан хореография укуханәсе latin yazuında])
Казан хореография училищесы
Элеккеге исемнәр Казан музыка училищесынең хореография бүлеге (1972-1993)
Нигезләү елы 1993
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Казан
Адрес 420015, Казан, К. Маркс ур., 63/25
Сайт http://khou.ru/
Уку йортының бинасы

Казан хореография училищесы (техникум), рус.  Казанское хореографическое училище (техникум), КХОУ 1993 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Уку йорты директоры — Шахнина Татьяна Зиновьевна.

  • Балет сәнгате (Балет артисты дипломы бирелә) — 7 ел 10 ай укыйсы. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфын тәмамлаган балалар кабул ителә.
  • Бию сәнгате (Җыр һәм бию ансамблендә балет артисты дипломы бирелә) — 4 ел 10 ай укыйсы. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфын тәмамлаган балалар кабул ителә.

Уку йорты Агриппина Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе, Н. Римский-Корсаков исемендәге консерватория, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең бию ансамбле, Мәскәү дәүләт хореография академиясе белән багланышлар урнаштырган.

Уку йортын тәмамлаучылар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан хореография училищесын тәмамлаучылар Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Самар, Чабаксар, Петрозаводск, Йошкар-Ола, Чиләбе һ.б. шәһәрләрнең әйдәүче сәхнәләрендә бии. Татарстан җыр һәм бию ансамблендә, «Казан» бию ансамблендә, Игорь Моисеев исемендәге дәүләт академия халык биюе ансамблендә һ.б. бию коллективларында эшли. РФ күләмендә һәм чит илләрдә уздырылган балет конкурсларында лауреат исеменә лаек булалар.

Казан үзәгендә, Карл Маркс урамында урнашкан бина 1906 елда архитектор С.В. Бечко-Друзин тарафыннан төзелгән. ХХ гасыр башы неоклассицизм стилендә төзелгән бина Г формасында. Бинаның ике канаты түбәсенә флюгер һәм кабыргалы өслекле гөмбәз куелган почмакта тоташа. Бина фасадын ярымколонналар һәм пилястралар бизи. Балконнарда катлаулы рәсемле рәшәткәләр. Икенче катка челтәрләп эшләнгән култыксалы тимер баскыч алып менә[1]

  1. Татарская энциклопедия. Казан: Институт татарской энциклопедии, 2012-2014.