122нче Менделеевск һөнәри-техник укуханәсе
122нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы филиалы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | 10нчы Бондюг һөнәр училищесы (1943-1950) |
Нигезләү елы | 1991 |
Урын | Менделеевск |
Адрес | 423652 ТР Менделеевск, М. Горький ур., 3нче А йорт. |
Сайт | http://122men.ucoz.ru/ |
122нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы, 2012 елдан Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы филиалы, (рус. филиал Нижнекамского техникума нефтехимии и нефтепереработкив в г. Менделеевск) — Татарстанның Менделеевск шәһәрендә (1928 елдан Бондюг шәһәр тибындагы бистәсе, 1967 елдан Менделеевск шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].
Филиал мөдире (2012 елдан) — Татьяна Иван кызы Сотникова.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1920 елларда Бондюгта (хәзерге Менделеевск) Л.Я. Карпов исемендәге завод каршында эретеп ябыштыручылар мәктәбе эшли.
1931 елда әлеге завод каршында ФЗӨ мәктәбе оештырыла. Директоры — А. Крейтер.
1940 елда ФЗӨ мәктәбе 4нче фабрика-завод училищесы итеп үзгәртелә. Директоры — М.Н. Горбунова, РСФСР Югары шурасы депутаты.
1943 елның гыйнварыннан 10нчы Бондюг һөнәр училищесы. 1946 елдан директор — Д.Т. Сытник. 1950 елда укуханә ябыла.
1986 елда Менделеевск шәһәрендә Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы өчен белгечләр (химик анализ лаборанты, слесарь, эретеп ябыштыручы) әзерләү максаты белән, Түбән Кама шәһәренең 34нче һөнәри-техник училищесынең филиалы ачыла (ТАССР, Менделеевск, Гассар ур., 1нче йорт). 1988 елдан филиал Түбән Кама шәһәренең 62нче урта һөнәри-техник училищесынә карый башлый.
1991 елда, Менделеевск шәһәре сәнәгать оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү максатында, ТР мәгариф министрлыгы фәрманы[2] белән мөстәкыйль 122 нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы оештырыла. Беренче директоры — Шамил Рәхим улы Хәлиуллин.
2012 елда ТР министрлар кабинеты карары[3] белән 122 нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумына филиал итеп кушыла[4].
Уку йортында Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы, «Аммоний» ААҖ, «Менделеевазот» ҖЧҖ, «Форд Соллерс Алабуга» ААҖ өчен белгечләр әзерләнә.
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2017-2018 уку елына Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумына (филиалы белән бергә) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[5] буенча 465 студент кабул ителә.
Филиалда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бина һәм корылмаларны төзү һәм файдалану
- Технология насослары һәм компрессорлары машинисты
- Электр җиһазларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
- Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән)
- Лаборант–анализ ясаучы
- Аш-су остасы, кондитер
- Гомуми төзелеш эшләре остасы
- Автомеханик
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уку йортының рәсми сайты
- Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2021 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган.
- Уку йортының Вконтактедагы төркеме
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-25
- ↑ ТР мәгариф министрлыгы фәрманы № 319 08.07.1991
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 957 03.11.2012
- ↑ Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы сайты
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016