Александров пассажы (Казан)
бина | |
Александров пассажы
| |
Урын | Казан, Кирмән урамы |
Төзүче | Г. Б. Руш |
Төзелеш | 1880—1883 еллар |
Халәт | РФ мәдәни мирасы объекты № 1600164000 |
[[:commons:Category: Alexandrovsky Passage, Kazan Викиҗыентыкта|Александров пассажы]] Викиҗыентыкта |
Александров пассажы — Казан үзәгендә урнашкан эре бина, шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе. 1880—1883 елларда төзелгән.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бинаны сәүдәгәр Александр Сергей улы Александров заказы буенча[1] В. В. Суслов һәм Н. И. Поздеев проекты буенча Пᴎтырбур мигъмары Генрих Руш төзегән.
Иң башта пассаж Воскресение, Петропавловел, почтамт урамнары һәм Черек күл бульвары белән чикләнгән кварталны биләп торган; соңрак почтамт һәм Воскресение урамнары чатына чыгучы пассаж өлеше югалган.
План буенча, пассаж табышлы урын булырга тиеш булган, әмма ул хуҗасына зыян генә китергән. Шуңа күрә ул йортны үз апасына — генерал хатыны Ольга Александрова-Гейнска саткан; ул исә йортны Казан шәһәренә музей урнаштыру өчен бүләк итә. Бу типтагы бинаны музей өчен яраксыз дип тапканнар, Пассаж табышлы йорт булып калган. Пассаж эчендәге урыннарны кибетләр, һөнәрханәләр, конторалар арендага алган.
Бөек Ватан сугышы вакытында биредә эвакуацияләнүчеләр яшәгән.
1977 елда бинаның бер өлеше ишелеп төшкән.
Совет дәверенең азагына бина авариягә якын хәлдә калган. Әлеге вакытта бина яңартып төзелә. 2018 елгача биредә бишйолдызлы кунакханә ачылырга тиеш.[2]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның истәлекле урыннары | ||