ГИдУВ (Казан)
архитектура һәйкәле | |
ГИдУВ (Казан)
| |
Шәһәр | Казан |
Мигъмари эслүб | модерн (неоклассицизм) |
Лаихә авторы | П. Голышев |
Төзелеш | 1911—1914 еллар |
Халәт | Калып:Культурное наследие РФ 4 |
[[:commons:Category: Mushtari street 11/40, Kazan Викиҗыентыкта|ГИдУВ (Казан)]] Викиҗыентыкта |
ГИдУВ (Казан) (бина) – табибларның белемен күтәрү дәүләт институты (рус. государственный институт для усовершенствования врачей) бинасы - Казан шәһәренең Бутлеров һәм Мөштәри урамнары белән чикләнгән почмагында урнашкан бина. Архитектура һәйкәле. Бинада киң профильле медицина оешмасы - РКБ-3 урнашкан. 2023 елның февраленнән бинада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы урнаша.[1]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1920 елның апрелендә Казан шәһәрендә илдә беренче булып, табибларның белемен күтәрү институты (1923 елга кадәр – Казан клиника институты, 1923 елдан - Казан ГИдУВы) оеша. Беренче ГИдУВны Казанда ачуның сәбәпләре берничә:
- 1918-1920 елларда Казанда Кызыл гаскәрнең запастагы армиясе туплана, шуңа күрә хәрби лазаретлар да, соңгыларында хәрби табиблар да күп була;
- Казанның элеккедән медицина алга киткән шәһәр булуы истә тотыла,
- Казан университетының медицина факультетының мөмкинлекләре чикле була.
Яңа ачылган институтны профессор Р.А. Лурия җитәкли.[2]
1920-1922 елларда Казан губернасы башкарма комитеты карары белән ГИдУВка клиникалар оештыру өчен хәрби лазаретлардан бушаган биналарны бирәләр. Клиникалар 1993 елга кадәр шул биналарда урнашалар.[3]
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бина Дворян җир банкының һәм Крестьян җир банкының Казандагы бүлекчәләре өчен дип төзелә, ләкин бер көн дә банк бинасы булып хезмәт итми.
1911 елның октябренда хәрби инженер, юнкер училищесы укытучысы П. Голышев белән 11 000 сумга банк бинасының проектын эшләү өчен килешү төзелә.
1912 елның февралендә Яңа Комиссар урамы һәм Яңа Чүлмәк урамы чатында ике иске йорт сүтелеп, банк бинасы төзү өчен җир эшләре башлана.
1913 елның июнендә бинага нигез салына.
Бина заманы өчен комфорт белән төзелә: кайнар су белән җылытыла, җилләтү кораллары эшли, сантехникасы бар, 330 электр лампасы белән яктыртыла. Паркет җәюченең (Григорьев), ишек ясаучының (А. Суров) исемнәре тарихта билгеле.
Санкт-Петербургдан банк бинасын ачу тантанасын тыйнак үткәрергә тәкъдим итәләр, чөнки беренче бөтендөнья сугышы бара.
1914 елның 2 октябрендә бинаны тантаналы ачу була: бинаны изге су белән бөркиләр. Шунда ук беренче катта 70 кешелек хәрби лазарет ачыла. Шул көннән башлап әлеге бина медицина өчен хезмәт итүен дәвам иттерә.[4]
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бина урам төзелешендә доминанта булып, почмакны тотып тора. Уникаль бина урамдагы башка йортлардан үзгә ярымтүгәрәк фронтоны, түбәсе белән аерыла. Диварга ябыштырыла торган архитектура бизәкләрен Казан бизәүчесе М. Густов башкара. Төп керү юлындагы баскыч култыксасын, шулай ук капканы, балконның тимер бизәкләрен П. Голышев өлгесе буенча Казан остасы Н. Александров эшли.
Сакланып калган төзелеш документларыннан шул билгеле: һәр төгәлләнгән эшне комиссия кабул итә. Проект авторы П. Голышев авторлык хокукында нык тора, үзе төзегән эскиздан чигенергә ирек бирми.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сугыштан соң 1950 елларда ГИдУВ җитәкчелеге бинага өченче кат өстәп төзү турында үтенеч белән Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Бинаның архитектура һәйкәле икәнен искәртеп, бинаның тышкы кыяфәтен бозарга рөхсәт бирелми.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Алексей Лучников, Евгения Иванова. «Потяжелее будет, чем в операционной»: в год СВО минздрав РТ возглавил хирург Марсель Миннуллин. Бизнес-Онлайн, 6.02.2023(рус.)
- ↑ Медико-фармацевтический вестник Татарстана гәҗите
- ↑ Казан-фото сайтында
- ↑ Советская Татария гәҗите, 1988 ел, апрель.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- А. Лебедев. Латин кварталы табиб кварталына әйләнде. (үле сылтама) Республика Татарстан, 2008 ел, 8 июль.(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның истәлекле урыннары | ||