Эчтәлеккә күчү

Габдулла Тукай һәйкәле (Пушкин урамы, Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тукай һәйкәле (Пушкин урамы, Казан) latin yazuında])
Габдулла Тукай һәйкәле
Нигезләнү датасы 1958
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә список объектов культурного наследия: Казань (часть 3)[d]
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1]
Ирешү улица Пушкина, сквер у оз. Кабан (сквер имени Тукая)
Карта
 Габдулла Тукай һәйкәле Викиҗыентыкта

Габдулла Тукай һәйкәле - татар халкының бөек шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайга Казанның Вахитов районындагы Пушкин урамында, Г. Тукай исемендәге скверда куелган һәйкәл. Федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты.

Һәйкәлнең авторлары - Садри Сәлах улы Ахунов, Лев Ефимович Кербель һәм Лев Моисеевич Писаревский.

Һәйкәл кулына ачык китап тоткан Габдулла Тукайның кара лабрадориттан ясалган биек постаментка куелган бронза сыныннан гыйбарәт. Һәйкәлнең Пушкин урамында куелуы юкка түгел: Тукайны еш кына «татар Пушкины» дип атыйлар. Ул татар әдәбияты классикасына әврелгән әкият, поэмаларының авторы. Уның әсәрләре геройлары Татарстанның һәр кешесенә кечкенәдән таныш[2]. Постамент квадрат нигездә урнашкан, аның дүрт кырлы аскы өлеше акрынлап сигез кырлыга күчә. Постаментның түбән өлеше татар халык орнаменты белән камаланган. Алгы өлешендә кирилл һәм гарәп алфавиты белән "Габдулла Тукай. 1886-1913» дип чокып язылган.

Һәйкәл 1958 елда РСФСР Министрлар Советының 1327 нче карары нигезендә ачыла, 1960 елның 30 августында кабул ителгән 1 нче кушымтага ярашлы федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты дип таныла.

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани