Тукай мәйданы (Казан)
Элеккеге исемнәр | Балык рәтләре, Кооператив мәйданы, Куйбышев мәйданы, Боҗра |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Район | Вахитов |
Якындагы метро стансасы | «Тукай мәйданы» |
Кисеп үтә |
Пушкин урамы, Бауман урамы һәм Петербург урамы |
Тукай мәйданы — Казанның үзәгендә, Вахитов районында урнашкан мәйдан. 1998 елдан бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) исемен йөртә. Мәйдан аркылы Пушкин урамы уза.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның Богоявление бистәсенең көньягында (якынча хәзерге «Татарстан» кунакханәсе торган урында) сазлы ярлары белән Грузеево күле булган. XVII — XVIII гасырлар чигендә биредә Кирпеч бистәсе оеша. Проломная урамы азагында, Богоявление һәм Кирпеч бистәләре арасында мәйдан барлыкка килә. Анда балык сату урыннары булгач, базар алдындагы мәйдан Балык рәтләре (рус. Рыбнорядская) дип атала башлый. Әлеге мәйдан — Казанда иң беренче таш җәелгән мәйдан булып санала. 1829 елның 6 октябрендә шул уңайдан шәһәрдә тәре йөреше уздырылуы мәгълүм.
Элегрәк бу мәйданда трамвайларның әйләнеп китү боҗрасы урнашкан булган, шунлыктан мәйданның халык арасында киң таралган атамасы — «Боҗра» (рус. Кольцо). Инкыйлабтан соң В. В. Куйбышев исемен йөртә, 1998 елдан Габдулла Тукай исемендәге мәйдан.
Биналар һәм әһәмиятле объектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Татарстан» кунакханәсе
- «ГУМ» сәүдә үзәге
- «Гранд Отель Казань» кунакханәсе
- М. М. Вахитовка (1885-1918) һәйкәл
- Л. Н. Гумилевка (1912-1992) һәйкәл
- Бауман урамыннан Петербург урамына чыгу юлы
- Пушкин урамы чаты
- Татарстан урамына чыгу
- Мәйдан белән Кабан күле арасында Тукай скверы.
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәйдан аркылы шәһәр эче автобусы һәм троллейбус маршрутлары уза.
- Шәһәрара автобусларның һәм такси тукталышы бар.
- Метроның «Тукай мәйданы» тукталышына төшәргә мөмкин.
- Мәйданда дүрт якка чыгышлы җир асты кичүе бар.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Их именами названы улицы Казани. К.: ТКН, 1977.
- Әмиров К. Ф. Казань: Где это улица, где этот дом? К.: ТКН, 1995.
- М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Площадь Тукая (Казань)(рус.)
- Площадь Тукая. travelask.ru(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның истәлекле урыннары | ||