Эчтәлеккә күчү

Изге Сергий Радонежский чиркәве (Зур Подберезье)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изге Сергий Радонежский чиркәве (Зур Подберезье) latin yazuında])
Чиркәү
Изге Сергий Радонежский чиркәве
Храм преподобного Сергия Радонежского, село Большое Подберезье
Зур Подберезье чиркәве
Зур Подберезье чиркәве
Зур Подберезье чиркәве
Ил Россия
Район Татарстан, Кайбыч
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре агач гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 20152016 еллар
Халәте гамәлдә

Изге Сергий Радонежский чиркәве (рус. Храм преподобного Сергия Радонежского) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы Зур Подберезье авылында урнашкан православие гыйбәдәтханәсе.

Зур Подберезье авылында православие приходы 1719 елдан бирле килә. 1854 елда биредә мәхәллә кешеләре акчасына изге Сергий Радонежский хөрмәтенә таш ике престоллы чиркәү төзелә. Ул Изге Ана иконасы хөрмәтенә изгеләндерелә. 1901 елда чиркәү үзгәртеп корыла, яңа колокольня төзелә. Совет елларында ул ябыла, ә соңыннан җимерелә.[1]

1994 елда Олы Подберезье авылы диндарларына гыйбадәт йорты урнаштыру өчен элеккеге авыл кибете бинасы тапшырыла. 1996 елда ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң гыйбадәт йорты изге Сергий Радонежский хөрмәтенә изгеләндерелә.

2015-2016 елларда Зур Подберезье авылыннан чыккан, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты башлыгы П.А. Чекмарев һәм башка хәйриячеләр акчасына Изге Сергий Радонежский хөрмәтенә җимерелгән агач гыйбадәтханә урынында яңа Изге Сергий Радонежский чиркәве төзелгән. Авыл кибете бинасы гыйбадәт йорты булып калган.

Хәзерге вакытта мәхәлләнең рухание юк һәм Кече Подберезье авылындагы Изге Богородица чиркәвенең руханилыгы тарафыннан карала.[2]

2016 елның 18 июнендә, Троицк ата-аналар шимбәсендә, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан яңа изге храмда Сергиев чиркәвен һәм Илаһи литургияне изгеләндерә.[3] Аны Казан епархия идарәсе секретаре протоиерей Владимир Самойленко, I Казан округы благочинные протоиерей Алексей Чубаков, Казан шәһәренең Изге-введение Кизи ирләр монастыре настоятеле игумен Пимен (Ивентьев), Кайбыч округы благочинные протоиерей Николай Ермолаев һәм Кече Подберезье авылының Изге Ана храмы настоятеле иерей Алексей Колесников югары дәрәҗәле хезмәт күрсәтәләр.

Дмитрий Никитин җитәкчелегендәге Казан руханилар семинариясенең ир-атлар хоры гыйбадәт җырларын башкара. Литургия тәмамлангач, митрополит Феофан җыелганнарга авыл һәм бөтен Кайбыч районы өчен әһәмиятле булган бу көнне бергәләп дога кылулары өчен рәхмәт белдерә. Чарада митрополит Феофан, Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары А.В. Песошин, Кайбыч муниципаль районы башлыгы А. И. Рәхмәтуллин, П. А. Чекмарев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, төзүчеләр һәм яңа төзелгән гыйбадәтханә хәйриячеләре катнаша.[4]

Казаннан Р-241 «Казан-Сембер» автомобиль юлы буенча барып, әйләнмәле хәрәкәт белән кисешкәннән соң (Югары Осланга борылыш) якынча 24 км-дан соң борылышта «Олы Кайбыч» күрсәткече буенча уңга борылырга. Тагын 24 км дан соң Колаңгы авылына кергәндә уңга борылырга, тимер юл кичүе узарга кирәк. Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб, Корноухово авыллары аша төп юл буйлап барып 3,5 чакрымнан «Зур Подберезье» күрсәткече буенча сулга борылырга. Авыл уртасында, 1,5 чакрымнан соң, чиркәү юлның уң ягында, гыйбадәт йортыннан эчкә таба ерак булмаган ара узгач булачак.[5]